Анимация көне
Егерме сигезенче октябрь көнне Айбаш китапханәсендә анимация көненә багышланган чара үтте. Бу мультфильмнар ясаучы һәм аларны яратучы бар кеше бәйрәме. Ә аларны кем ярата? Әлбәттә, балалар. Кичәгә башлангыч сыйныф укучыларын чакырдык. Иң элек мультфильмнар тарихы, бөек аниматор – Уолт Дисней белән таныштырдык. Аннан соң сценарист, мультипликатор, рәссам-аниматор, режиссер һөнәрләре белән таныштылар. Шулай ук иң яхшы мультфильмнарның әдәби әсәрләр, балаларның яраткан китаплары буенча эшләнүен белделәр.
Мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшен башлап җибәргән, татар мультфильмнарын төшерә башлаган “Барс медиа”компаниясе, “АКСУ компаниясе” студиясе, “Татармультфильм” оешмасы турында да мәгълүматләр бирелде.
Очрашу мультфильмнар карау белән төгәлләнде