«Ел китабы-2020»
«Ел китабы-2020» конкурсы исемлегенә кертелгән Солтан Шәмсинең
«Юаныч» китабын укучыларга тәкъдим итттек. Иң элек әдипнең тормыш юлы белән таныштырдык. Аннары китап турында сөйләдек. Солтан Шәмсинең әлеге китабында проза жанрында иҗат ителгән әсәрләре тәкъдим ителгән. Җыентыкка аның ике бәяны, элегрәк hәм соңгы елларда язылган тирән психологик сурәтләүгә нигезләнгән хикәяләре, язучының күңел дөньясын ихлас, тирән кичерешләр аша ачып бирә торган эссе жанрындагы әсәрләре тупланган.