Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Көзге байлык"

   15  октябрь мәдәният йортында  «Көзге байлык» дип исемләнгән күргәзмә ясап куелды . Авыл җирендә бакчада ни үсә, барлык көз нигъмәтләре дә шушы күргәзмәдә урын алган иде. Башлангыч  сыйныф укучылары өчен күзәтү үткәрелде, һәр яшелчә турында мәгълүмат бирелде. Һәр көнебезгә сөенеп кенә торырлык, муллык чорында яшибез. Күңелеңә хуш килгән яшелчә һәм җиләк-җимешне җаның күпме тели, шулкадәр үстереп була. Күргәзмәдә шулай ук бакчачылар, укучылар  өчен шактый гына кызыклы китаплар да урын алган иде.