«Сынаган сезне бу дөнья»
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.
1 октябрь көнне «Сынаган сезне бу дөнья» исеме астында без дә Айбаш авылы җирлеге өлкәннәрен тәбрикләп кайттык, азык-төлек пакетлары тараттык.Барлыгы 100 дән артык кешене котладык.