"Өйрәтәләр мәктәпләрдә"
1 нче сентябрь көнне Айбаш мәктәбенә белем бәйрәменә җыелдык. Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алалар. Алар өчен бу көнне беренче кыңгырау чылтырый.
Әле кайчан гына алар балалар бакчасында иң олкәннәр иделәр,бүген исә эстафетаны мәктәп кабул итеп ала. Тәүге тапкыр белем иленә килүче дусларыбызны каршы алып, аларга белем иленә юл күрсәтүче сыйныф җитәкчеләре белән бергә сыйныфларына озаттык.