Россиядә Хәрби дан көне
23 август көнне Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Ул 1943 елда Курск бәрелешендә совет гаскәрләре тарафыннан немец фашистларны тар-мар ителүгә бәйле. Бөек Ватан сугышында әлеге бәрелеш хәлиткеч вакыйга була. Ул вакыйгалар агымын тамырдан үзгәртә. Нәтиҗәдә безнең гаскәрләр хәлне үз кулларына алып, соңгы һөҗүмгә күчәләр. Курск бәрелешендә катнашкан кешеләр батырлыгы мәңгелек.Шул уңайдан Вконтакте социаль челтәрендә сәхифә урнаштырдым.