Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Һәйкәлләр ни сөйли...»

  

22 июнь көнне Айбаш авылында урнашкан Һәйкәл янында «Һәйкәлләр ни сөйли...» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать  оештырылды. Яу кырында ятып калганнарны искә алдык. Моннан 76 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш — Бөек Ватан сугышы башлана.Сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килде. Мәхшәр үзәгендә кайнаган яшь егетләр, яшь кызлар — бүген инде чал чәчле әби-бабайлар. Аларның батырлыгы алдында  без һәрвакыт баш иячәкбез!