"Нәрсә?Кайда?Кайчан?"
Татарстан турында алган белемнәрне ныгыту, патриотик тәрбия бирү; иҗади индивидуаль эшләү сәләтен ныгыту, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт, гуманлык хисләрен тәрбияләү максатыннан Татарстан тарихына багышланган "Нәрсә?Кайда?Кайчан?" исемле викторина үткәрдек. Балалар “Әйдәгез, танышыйк”, “Тел чарлау”, “Серле конверт”,”Табышмак әйтәм, тап”,“Капитаннар, алга!” Һ.б бәйгеләрдә көч сынаштылар.
Татарстанда барлык кешеләр тигез хокуклы. Татарстанда татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре.
Республикабызда төрле милләтләр тату көн итәләр. Туган илен яраткан, башка халыкларны хөрмәт иткән кеше генә бәхетле була ала. Балаларга шуны аңлатырга тырыштык.