"Туган телләр һәм халыклар бәрдәмлеге елы"
5 нче март көнне Айбаш авылы мәдәният йортында укучылар, укытучылар, әти-әниләр, "Ак калфак" берләшмәсенең Биектау районы бүлеге җиитәкчесе Шакирова Г.Ш. катнашында "Туган телләр һәм халыклар бәрдәмлеге елы"н башлап җибәрү тантанасы булды. Чара барышында туган телебез - татар теле турында бик күп мәгълүмат җиткерелде, кызыклы сорау-җавап, татар халык мәкальләрен әйтү кебек уеннар оештырылды, концерт номерлары тәкъдим ителде. Мероприятие барлык катнашучыларга ошады, 2021 нче елда тагын да шундый матур чаралар уздыру кирәклеге әйтелде. Кул эшләре күргәзмәсе кичәне тагын да баетты.