Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

“Бөтендөнья кычкырып укулар көне”

  

   

 Балаларның иҗади сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен, танып-белү һәм сөйләм активлыгын үстерү, сүзлек запасын киңәйтү, халык иҗатына мәхәббәт, бер-береңә карата яхшы хисләр тәрбияләү, китапка карата һәм әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның халык әкиятләре турында күзаллауларын тирәнәйтү, әкият аша әхлакый тәрбияләү максатыннан, ел саен март аеның тәүге чәршәмбесе “Бөтендөнья кычкырып укулар көне” буларак билгеләп үтелә.    

 3 март көнне Айбаш авылы китапханәсе    «Тынычлык һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты. Бу көнне татар халык әкиятләрен  кычкырып уку оештырылды.Чарада "Җиде баҗаны бер бүре ашаган" һәм "Кушканны эшли"  әкиятләре яңгырады.