Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Язучы-прозаик"

   

Айбаш авылы китапханәсендә язучы Нурислам Хәсәновның тууына – 80 ел тулу уңаеннан «Язучы прозаик» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәдә язучының 4 томлык Сайланма әсәрләре һәм башка китаплары урын алган иде. Язучының әсәрләрендә геройларның эчке кичерешләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәте, тормыш яшәешебез яктыртыла.