Блокада икмәге
Максат: укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү ;900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү,үткәннәрне барлау,батырларны искә алу ,патриотик хисләр тәрбияләү.
1944 елның 27 гыйнвары –Ленинградның камалыштан чыккан көне.Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 76 ел тула.Шул уңайдан 27 нче гыйнвар көнне Айбаш авылы китапханәсе , мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Блокада икмәге” дип исемләнгән бөтенрәсәй акциясенә кушылдык. Чара барышында Ленинград шәһәренең явыз дошманга каршы батырларча көрәшүен, анда яшәүчеләрнең ныклыгы, “Ладога тормыш юлы” турында әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында “Ленинград блокадасы” дигән презентация күрсәтелде. Чара барышында катнашучы балалар дошман камалышында калган Ленинград халкының ниләр кичергәнлеге турында тетрәнеп тыңладылар. Чара ахырында укучыларга акция символы – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма булган 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды.
"Без бүгенге көндә тыныч, матур тромышта яшәвебез белән горурланырга һәм сугышта башларын салганнарны беркайчан да онытмаска тиеш" дигән сүзләр белән чарабыз төгәлләде.