«Исемең- билгесез, батырлыгың- үлемсез»
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
Шул уңайдан
китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә Билгесез солдат көненә багышланган Хәтер сәгате үткәрдек. Укучыларга бу датаның тарихы турында сөйләдек, китапханәче әлеге чарага «Исемең- билгесез, батырлыгың- үлемсез» исемле китап күргәзмәсе әзерләде. Мәдәният йорты янындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган стеллага чәчәкләр салдык, хәтер уты кабыздык.