"Әкиятләр бездә кунакта"
- Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә.
03 ноябрь- Айбаш авылы мәдәният йортында "Әкиятләр бездә кунакта" дип исемләнгән, дөнья халыклары әкиятләреннән күргәзмә ясап куйдык. Балаларга күзәтү үткәрелде, алар өйләренә китаплар алып кайтып киттеләр.
Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү. 2. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту. 3. Әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү. Әкиятләр аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү. Җиhазлар: Китап күргәзмәсе, әкиятләрдән рәсемнәр