Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Яраткан әкиятләр буйлап"

  

    • 02 ноябрь -"Яраткан әкиятләр буйлап" -уен сәяхәт оештырдык.  Уен барышында балалар төрле конкурсларда катнаштылар:

1.“Сорауларга җавап бир!”

2.Разминка “Кем күбрәк?”

3.Интеллектуаллар бәйгесе “Нинди әкиятләрдән бу күренешләр?” (татар һәм рус халык әкиятләре буенча)

4.“Җанлы картиналар” бәйгесе

5.“Әкияти сандык” бәйгесе (рус халык әкиятләре буенча)

6. Музыкаль тәнәфес

7. “Парлы рәсемнәр” бәйгесе

8. Хәрәкәтле уен: “Убырлы булып кара”

9. “Әкият героеның исемен әйт” бәйгесе

10.”Әкиятләрне рәсемнән таны” бәйгесе

11. Сөенеч мизгеле Һ.Б

 

Бурычлар:

1. Матур әдәбиятка, әкияткә карата кызыксыну уяту, балаларга әкиятне тыңларга, эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү.

2. Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру, кул чуклары мускуллары хәрәкәтен үстерү.

3. Балаларга дус мөнәсәбәт, ярдәмләшәсе килү теләген тәрбияләү,

   үз максатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыруны дәвам итү. 4.Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү. Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.