Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

#татарчадиктант2020

26 сентябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант”дип исемләнгән белем бирү акциясе узды. Бишенче ел оештырылып килүче әлеге әһәмиятле чарага без дә кушылдык.
Татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Газиның "Сыерчыклар" әсәреннән өзекне яздык.  Диктантны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин әйтеп яздырды.
Теләгән һәркем ирекле рәвештә һәм бушлай татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды.  Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.  Ләкин аның иң мөһим миссиясе – татарлыкны саклап калу. 

https://vk.com/wall161466580_1229