Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Татар халык ашлары”

Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.
Татар халкының туклануы, милли аш традицияләрен нигездә саклаганы хәлдә, билгеле бер үзгәрешләр кичерде. Халыкның тормыш хәле яхшыру һәм мәдәни дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле рәвештә күп кенә яңа ашлар һәм ашамлыклар барлыкка килде, милли ашларның төрләре ишәйде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш күбрәк урын ала башлады, балык ашлары төрләнде, гөмбә, томат һәм тозлы әйберләр кулланылышка керде. Татар ашларына башка халыкларның, бигрәк тә рус халкының милли ашлары берникадәр йогынты ясады. Хәзер табында, милли ашлар белән беррәттән, щи, борщ, балык шулпасы, гөмбә һәм котлет кебек ашамлыклар да күрергә була. Шул ук вакытта татар ашлары бизәлүе, әзерләнүе һәм тәме ягыннан оригинальлеген саклап калды, бу исә аларның популярлыгы хакында сөйли.
Юныс Әхмәтҗановның китаплары буенча "Татар халык ашлары” дип исемләнгән күргәзмә эшләнелде. Балалар татар халык ашлары турында китаплар белән таныштылар. Күргәзмә белән кызыксындылар.

 https://vk.com/wall161466580_1228