"Туган илем!"
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Чагыштырмача яңа бәйрәм Русиянең демократик федератив дәүләт буларак яңарышын гәүдәләндерә. Флагка булган хөрмәт – үз тарихыңа, мәдәнияткә һәм традицияләргә хөрмәт, халыклар тынычлыгын һәм милләтара татулыкны саклап калу дәлиле. Флаг, Герб һәм Гимн — дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары, алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлегенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән бергә һәркайсыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә. Без дә бу көнне Дәүләт флагын чагылдырган тасмалар тараттык.