"Без бит авыл малае"
25 август татар халкына Туфан Миңнуллинны бүләк иткән көн. Аны белмәгән, ишетмәгән татар юктыр да. Без дә әлеге легендар шәхесне искә алдык. Халык язучысы Туфан Миңнулинның юбилеена багышлап күргәзмә әзерләдек. Күргәзмәнең максаты – язучы шәхесе, иҗаты турында тулы һәм кызыклы мәгълүмат бирү. Биредә әдипнең безнең китапханә фондында булган китаплары, Болар – Туфан Миңнулинның үзен һәм үз чорын чагылдырып төрле жанрларда язган әсәрләре (драма һәм комедия, юморескалар, хикәяләр, робагыйлар, фәлсәфи язмалар, әдәби портретлар, эссе-уйланулар, сәяхәтнәмәләр). Туфан Миңнуллин шәхесен һәм иҗатын үз иткән һәркем күргәзмәдә үзен кызыксындырган сорауга җавап таба алыр диеп уйлыйм.. Күргәзмә белән танышу аларга язучыны тагын да тирәнрәк аңларга, хәзерге татар драматургиясенең байлыгына һәм зурлыгына тагын бер кат инанырга ярдәм итәр.