Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Балчы кулыннан бал тама"

  

Умартачылык - кызыклы шөгыль генә түгел, шактый табышлы эш. Бал, балавыз һәм башка умартачылык продуктлары алу, үсемлекләрне серкәләндерү максатыннан, бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы тармагы. Башта ул кыргый умартачылык булган, ау ярдәмендә агач куышыннан бал һәм балавыз тапканнар. Аннан соң куышлы, тубаллы, рамлы умартачылык... Беренче рамлы умартаны 1814 елда украина умартачысы Петр Прокопович булдыра. Америкалы Лоренц Лангстрот 1851 елда өстән алынмалы рамлы умарталар уйлап чыгара. Чех умартачысы Франц Грушка бал аеру аппараты уйлап тапкач, умартачылык тагын да җайлаша.
Айбаш авыл җирлеге Татарстанның иң матур җирендә урнашкан . Бер яктан - урман, икенче яктан - җиләкле таулар. Матур болыннары да бик күп. Умарта тоту өчен бик уңайлы җирлек.
Безнең Айбаш җирлегендә умартачылык белән шөгыльләнүче гаиләләр шактый. Интернет челтәрендә  шул тырыш умартачылар турында  "Балчы кулыннан бал тама"  сәхифәсен  тәкъдим иттек.