"Зөлфәт Хәким милләткә бүләк!"
Язучы, драматург, шагыйрь, композитор, автор-башкаручы Зөлфәт Хәкимгә 60 яшь.Шул уңайдан "Зөлфәт Хәким милләткә бүләк!" дип исемләнгән күргәзмә әзерләдек.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка Татарстанның халык язучысы исеме бирелде Зөлфәт Хәким, тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов — татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе. 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 80 нче еллар ахырыннан башлап, “Идел”, “Сөембикә”, “Чаян”, “Казан утлары” журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла Зөлфәт Хәкимнең иҗаты белән якыннанрак танышыр өчен китап укучыларны үзебезнең китапханәгә чакырып калабыз.