Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Оста куллы авылдашыбыз"

Бүгенге сүзебез Низамиева Әлфинур Нуретдин кызы турында. Әлфинур апа авылыбызның чигү, аш- су остасы. Аның чиккән мендәр тышлары, кулъяулыклары, калфаклары, бәйләгән киемнәре күз явын алырлык. Аның пешергән ризыкларыннан телеңне йотасың. Ул үстергән гөлләр, чәчәкләр күзне иркәли. Әлфинур апа мәдәният өлкәсендә дә бик актив.Кыскача әйткәндә, бар яктан да уңган, булган чын татар хатыны. Әлфинур апага исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын. Аңа иҗат уңышлары телибез.https://vk.com/wall161466580_1216