Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Үткәннәрне онытмыйк"

 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үттек. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны, Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләп искә алдык. Китапханәдә "Батырлар даны мәңгелек" -дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалып куелды.