#культуравгоранашетворчество
#Айбашавылыкитапханәсе
#наркомания
Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркоманиягә профилактика ясау максатыннан "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция башланды. Акция кысаларында Айбаш авылы китапханәсендә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китап күргәзмәсе ясалды.Күргәзмәгә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагышлы, аның зарары турында һәм сәламәт яшәү рәвешен сүрәтләгән матур әдәбият сайлап урнаштырылды. Мәсәлән: Фәүзия Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повесте, Зифа Кадырованың “Бәхеткә юл кайдан?”,Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы”, Тәлгать Гатауллинның “Тәүбә”, Айгөл Әхмәтгалиеваның "Балам багалмам" һәм Айсылу Галиеваның "Кайф" хикәяләрендә наркомания яшьләр мисалында ачыла. Бу теманы яктырткан журналлар ("Нарконет", "Идел", "Ялкын"), газета мәкаләләре, ата-аналарга киңәш өчен буклетлар куелды.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-3/
- Телефон: не указан
- E-mail: aibash_bibl@mail.ru
- Адрес: Высокогорский р-н, с. Айбаш, ул. Центральная, д. 1а