#Балалардусты
#РезедаВәлиева
#Балалардусты
#90яшь
#Айбашавылыкитапханәсе
Айбаш авылы китапханәсе Вконтакте челтәрендә #Балалардусты дип исемләнгән рубрика башлап җибәрә. 1-5 май көннәрендә Резеда апа иҗаты белән танышыйк әле.
Бүген халкыбызның күренекле шагыйрәсе, йөзләгән иң популяр татар җырларының авторы Резеда апа Вәлиевага 90 яшь тулды.
Балалар әдибе, балалар шагыйре, балалар язучысы... Бу исемгә лаек булу өчен, иҗатчыга табигый сәләт кенә түгел, күңел сафлыгы, риясыз самимилек, ихласлык, балалар зиһене генә ирешә алырлык үткенлек тә кирәк. Шундый язучылар була: алар сәләтле дә, бөек тә, ләкин «балалар әдәбияты» дигән саф сулы елгага үз иҗат чишмәләренең мул суларын кушу, аны тагын да баету мөмкинлегеннән мәхрүмнәр. Чөнки балалар әдәбияты аеруча нечкә тоемлау, зәвык таләп итә. Ә бу сыйфатлар һәркемгә дә бирелми шул. Резеда Вәлиева — сабыйлар күңелен аңлап, аңлаешлы һәм гади, шаян һәм тапкыр итеп иҗат итә белә торган сирәк талантларның берсе.