Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

“Дус булуга ни җитә”

   

         Дуслык сүзен тәпи басып киткән бала белеп, аңлап үсә. Дөрес, балачакта ишеткән әлеге төшенчә тора-бара киңрәк мәгънә ала. Бүген без халыклар дуслыгы турында озаклап сөйли алабыз. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп итүнең тамырлары XVII  гасырга барып тоташа. XVII  гасырда кыска вакыт аралыгында Мәскәүдә берничә патша алышына. Шуннан файдаланып, Россиянең Смоленск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрен, Мәскәү Кремлен поляклар һәм шведлар яулап ала. 1612 елның җәй, көз айларында князь Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин, халык белән бергәләп, Россияне азат итә. Әлеге җиңүгә Россиядә яшәгән рус, татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт һ.б. халыкларның бердәмлеге белән ирешелә. Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан башлап бәйрәм ителә.

         Шул уңайдан кечкенә сыйныф укучылары белән интеллектуаль уеннар оештырдык. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Сыйныфларының дус, бердәм, тату булуларын күрсәттеләр.