"Әдәби марафон"
15 нче ноябрьдә, Казан шәһәренең “Академия” концертлар залында IХ Дөньякүләм әдәби марафон финалистлары, Х Дөньякүләм “Белем җәүһәре – 2019” Интернет-проектлары җиңүчеләре, язучылар һәм шагыйрьләр, Дәүләт советы эшлеклеләре, яраткан артистларыбыз катнашында тантаналы кичә булып үтте. Татар дөньясы бу көнне, үзенең милләте, газиз теле, халкы өчен тырышкан шәхесләрен кабат барлады. Ә татар теленең матурлыгы, зарурлыгы тагы бер кат расланды.Әлеге кичәдә без дә катнаштык.