"И Раббым үзеңә тапшырдым"
26 нчы октябрь көнне Юртыш авылы мәдәният йортында Саттаров Рәис абыйның "И Раббым үзеңә тапшырдым" дип исемләнгән китабын тәкъдим итү чарасы булып узды. Әлеге чарада күп кенә якташ язучылар һәм күренекле якташларыбыз катнашты:Солтан Шәмси,Рафис Корбан, Ләлә Сабирова, Алмаз Гыймадиев, Айдар Гыймадиев, Роберт Шакиров, Рифат Сверегин(тәнкыйтьче) һәм башкалар. Шулай ук мәктәп укучылары, укытучылар,авыл халкы һәм китапханәчеләр дә катнашты. Әлеге китапка мәгълүматны туплауда, компьютерда җыюда да китапханәчеләр булышты.