Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Татарча диктант"

  19 октябрь көнне сәгать 13:00 бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашты. 
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. Бу чарада китапханәчеләр дә катнашты.