#әдәбимарафон
1 нче октябрь көнне тугызынчы мәртәбә #әдәбимарафон проекты башланып китте. Ул Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә.
Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында катнашучылар вакытны дөресрәк файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, киләчәктә үзләреннән-үзләре төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.
Проект кысаларында марафонда катнашучы һәркемгә 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәсендә/аккаунтында башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк булачак.
Әлеге марафонда Айбаш авылы китапханәчеләре һәм китап укучылары да катнаша.