"Җырым белән җиңдем дошманны"
25 август шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне . Татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан һәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн - 1944 елда Берлинның Плетцензее төрмәсендә тоткынлыкта фашистларга каршы сугыш алып барган унбер ватандашыбыз- Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) җәзалап үтерелә. Хәтер көнендә китапханәдә китап күргәзмәсе эшләп куелды