Корбан бәйрәм – изге якты бәйрәм!»
11 нче август көнне Айбаш авылы мәчетендә Корбан гаетенә карата бәйрәм уздырдык. Чарада вәгазь сөйләү, сүрәләр, мөнәҗәтләр, азан әйтү конкурсы, дини викторина уздырылды. Ахырдан бар кеше дә Корбан ашыннан авыз итте. Балалар өчен уеннар ештырылды.