Батырлыкка 30,хәтергә 30 Афганистан.
15февраль Россиядә 2011 елдан бирле хәрби бурычларын чит илләрдә башкаручылар көне буларак билгеләп үтелә.Әлеге вакыйганың бу көнгә бәйләнгәне очраклы түгел -1989елда нәкъ шушы көнне соңгы совет гаскәрләре Әфганистаннан чыгарыла.Әлеге вакыйгалардан соң 30ел вакыт узды.Әммә шул сугышның үзәгендә булган,үзләренең хәрби бурычларын намус беләнүтәгән солдатлар аның бер генә көнен,бергенә мизгелен дә онытмый.Ә шул мәхшәрдә үзләренең газиз улларын югалткан аналар 3 дистә елдан артык инде куз яше түгә.Аналар хәтерендә яшәргә дә өлгерми калган егетләр бүген дә 19-20 яшьтә,чибәр һәм көләч булып саклана.Биектау районыннан Әфган сугышында92 кеше катнашты.Аларның 4се туган нигезләренә кургаш табутта кайтты.Бездә узебезнең авылдан шушы кайнар ноктада хезмәт итеп узләренең өйләренә исән сау әйләнеп кайткан якташларыбыз турында укучыларга сөйләдек.Алар турында презентаөия карадык,стен ясадык.