Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Шигъри сулыш"

Ф.Яруллин  шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Ф.Яруллин шигърияте - иң изге хисләр, якты хыяллар-өметләр белән сугарылган иҗат!Фәнис Яруллин  иҗат иткән шигърият ул тулы мәгънәсендә туган халкыбызның,җан азыгы,рухи таянычы,оптимистик өмет һәм ышаныч чыганагы.Илебезгә,Халкыбызга,тормышка мәхәббәт белән сугарылган прозаик һәм драмматик әсәрләре дә әдәби әсәрләр генә түгел,көчле рухлы һәм сыгылмас  ихтыяр җимеше булу белән кыйммәт.Укучыларга  аның  иҗаты .тормыш юлы турында сөйләдек,аның шигырьләре,әсәрләре белән таныштык.