"Нәүрүз"-яз бәйрәме
Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.
Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.
Бүген шул уңайда Ташлы Кавал мәдәният йортында бергәләшеп күңел ачтык. Төрле уеннарда көч сынашты балалар, яз турында шигырьләр сөйләделәр. Соңыннар бик тәмле коймак, карга боткасы белән сыйланып бәйрәмне өстәл артында дәвам иттек. Ташлы Кавал авылы китапхәнәчесе , Өмьбе авылы клуб җитәкчесе белән берлектә сораулар, табышмаклар әйтеп уенны дәвам ителде.