Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Без Җәлилне онытмадык!"

2026елның 15февралендә Герой-шагыйрьМуса Җәлилнең тууына 120ел тулу уңаеннан ,башлангыч сыйныф укучылары белән Муса Җәлилгә башланган чара үткәрдек.Чарада Муса Җәлилнең тормышы турында  укучыларга сөйләдек.Бөтен татар халкына,шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.

Дөнья әдәбияте тарихында иҗатлары белән  исемнәре  мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар.Ләкин  шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре  белән генә түгел,бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән  шагыйрьләр бик аз.