Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

“«Язасы да әле язасы »Рафис Корбан туган көне уңаеннан

 Якташ язучыбыз  балалар  шагыйре,татар  драматургы, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанның туган көне уңаеннан чара үткәрелде, “«Язасы да әле язасы    » дип исемләнгән  китап күргәзмәсе булдырылды. Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә,балалар аның тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган , "Рафис Корбан шигырьләре", «Куда уходит ночь» исемле иң күләмле җыентыклары балаларга тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.