"Ватан Геройлар көне"
Ватан Геройлары көне –безнең өчен мөһим истәлекле дата ,ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлар тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора.Ул көнне без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз,хәзерге вакыта исән булган Советлар Союз Геройларын,Россия Федерациясе Геройларын,Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез.Һәр елны әлеге дата уңаеннан үзебезнең авыл китапхәнәсендә укучылар өчен китапхәнәче Газимзянова Гүзәл “Россия –геройлар Ватаны”дип исемләнгән әдәби күргәзмә оештрыла.Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын,намусын,кыюлыгын каһарманлыгын чагылдыручы әдәби китаплар,җирле матбугатта бастырылган газет –журналлар сайлана .