Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Күңел җылысын бирик"инвалидлар декадасы

Һәр елны декабрь  башында безнең илебездә инвалидлар декадасы  үткәрелә.Бу ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү ,социаль яклау  кирәклеге  турында искәртә.Безнең арабызда да тумыштан гарип  булганнар,һәләкаткә дучар булып яки язмыш сынавы аркасында саулыкларын югалтканнар бар.бу көннәрдә аларга аеруча игътибар бирсәк иде.Шул максат белән Ташлы Кавал авылы медпункт фельдшеры Валиуллина Гөлнар,библиотекарь Газимзянова Гүзәл,мәдәният хезмәткәре Даутова Мәдинә берлектә өйләренә барылды.Алар белән аралашып хәлләрен белешү үзе бер өмет уята яшәргә көч өсти.Безнең җылы карашка,таянычыбызга мохтаҗ кешеләр  барлыгын онытмасак иде.