"Саләмәт яшәү рәвеше.""СПИД ка -юк"дибез
1декабрь- Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне.Шул уңайдан Туктамыш медпункты фельдшеры Мөхәммәдиева Альбина,Валиуллина Гөлнар әңгәмә уздырдылар.Бу замана чире проблемасына яшүсмерләрнең игътибарын җәлеп итү турында, әңгәмәнең максаты –яшьләр арасында саләмәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үз саләмәтлегеңә карата мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбрәт иде.Авылыбыз китапхәнәчесе Газимзянова Гүзәл ,“Саләмәт яшәү рәвеше дәресе “алып барды,бай эчтәлекле стенд та төзеп куйды.Ул мондый чирләрнең кеше тормышын җимерүче авыру икәнлеген аңлатты.Һәрвакыт игътибарлы булсак иде,начар гадәтләргә безнең арада урын булмаса иде дигән теләктә калабыз.