" Балалар өчен Сабантуй "
Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу....
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Туктамыш авылында бездә әти -әниләр ярдәме белән авылыбыз балаларына сабан туе оештырдык,балалар белән төрле уеннар уйнадык,җырладык, биедек бәйрәм ахырында чәй табыны ясадык. Балалар һәм әти- әниләр бик шатланып ,тагы киләсе елга очрашырбыз дип таралыштылар.