Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

«Сатып алган чир»

Үсеп килүче буынны наркоманиядән саклап калу һәм аларга кисәтү мәгълүматы бирү максатында, Ташлы Кавал авыл китапханәсе балалар өчен «Сатып алган чир» дип аталган әңгәмә уздырды. Китапханәче наркотикларның зарары һәм наркотиклар кулланучы кешегә янаган куркыныч турында сөйләде. Чарада катнашучылар актив рәвештә әңгәмәгә кушылды, наркотикларга бәйлелек, наркомания хакында миф һәм чынлыкта наркотиклар куллануның нәрсәгә китерүе турында фикерләрен әйтте.