#Хәтершәмнәре #Свечапамяти
1941 елның 22 июне – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн фашистлар ихтыярында җәзаланган, тылда ачлыктан, сугышларда һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә. Без үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны шул дәһшәтле елларда саклап, изге бурычын үтәгән һәркемгә кайгы-хәсрәтебезне уртаклашабыз. Һәр елның шушы көнендә мәдәният хезмәткәрләре "Хәтер шәмнәре" дигән чара уздыралар. Быел да Гузәл Газимзянова һәм Мәдинә Даутова балалар белән очрашып, әңгәмә уздырдылар, һәйкәлгә чәчәкләр һәм шәмнәр куйдылар. Әңгәмәнең максаты: яшьләрне әхлакый-патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итү, үз халкыңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт, үз илең, туган ягың, гаиләң тарихына карата кызыксыну тәрбияләү иде. Алар бу максатка ирештеләр дип әйтәсе килә.