Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

12 июнь - Россия көне. "Без Россияне яратабыз"

12 июнь – Рәсәй көне. Һәрбарчагызны да Рәсәй көне белән ихластан тәбрик итәбез!
Рәсәй көне - ватанпәрвәрлекне, хезмәттәге, җәмгыятьтәге бердәмлекне һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Илебездә яшәүче барлык халыклар дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыра ул. Шуңа күрә дә күпмилләтле Татарстаныбыз өчен әлеге бәйрәмнең әһәмияте зур, чөнки безнең көч, ирешкән уңышларыбыз - бердәмлектә. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Күкләребез тыныч булсын, гел дә шулай аңлашып яшәргә язсын.