Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

«Борынгыдан калган мирас бу»

1977 елдан башлап 18 май Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә.

Музей ул үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгате үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомумән тарихны барларга мөмкин.

Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.