«Бу көннәрне онытырга мөмкин тугел»
Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 80 нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн...
Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагыла, ул һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — халкыбызның горурлыгы, хәрби дан һәм илебезнең көче-куәте ул.
Бу бәйрәмнең чын асылы – дәһшәтле сугышта җаннарын фида иткән бабаларыбызны искә алудыр... Без укучлар белән сугышның 80 еллыгына карата рәсем ясадык.Укучылар рәсемнәр ясаганда үзләренең уй фикерләре белән уртаклашты, бабайлары турында әти әниләреннән ишеткән алар турында белгән мәгълүматлары белән бүлеште.