Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Театр яктылыкка, нурга илтә!

Театр яктылыкка, нурга илтә!
27 март - Халыкара театр көне, ул бөтен дөнья буйлап 1961 елда билгеп үтелә башлый. Театрда иң популяр жанрлар — комедия һәм трагедия, елмайган һәм моңсу театраль битлекләр аларның символы булып тора. Беренче театраль постановкалар безнең эрага кадәр 2500 елда ук булганы билгеле. Беренче театр Мисырда уйналган, ул Осирис дигән Алла турында булган.
Халыкара театр көне ул артистлар өчен генә түгел, миллионлаган тамашачылар өчен дә бәйрәм. Театр көнен безнең мәдәният йорты да билгеләп китә. Бу көнне онлайн оештырылган викториналарда катнашабыз. Үзебезнең авылдашлар көче белән сәхнәләштергән "Пар аккош" спектакленә күзәтү ясадык. Сез дә кабат күз төшереп китәрсез. Ссылкасы менә vk.com/id186402484