Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Наркомания – чорыбыз афәте

Наркомания – чорыбыз афәте. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле рәвештә 20 меңнән артык җинаять эшләнә. Соңгы 5 елда әйләнештән алынган наркотикларның гомуми күләме 16 тоннадан алып 95 тоннага җитте. . Наркомания афәте һәркемнең ишеген теләсә кайсы вакытта шакырга мөмкин икән.
Иң беренче, наркомания афәтен булдырмас өчен, без аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын белеп торырга тиешбез. Наркоманияне булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң? Бу афәтне ничек җиңәргә? Бүгенге чарада әнә шул сорауларга җавап бирдек. Наркомания, аның куркыныч чир, дусларыбызга, туганнарыбызга күпме зыян салуы турында сөйләштек.