“Батырлык урыны -Әфганстан”
“Батырлык урыны -Әфганстан”дигән исемдә батырлык дәресе уздырылды. Бу масса чарасының максаты – балалаларда патриотизм хисе тәрбияләү. Китапханәче балаларга гади һәм аңлаешлы итеп Әфган сугышы вакыйгалары, һәм анда хезмәт итеп кайткан якташларыбыз турында сөйләде.
Укучылар зур кызыксыну белән китапханәченең чыгышын тыңладылар, күпсанлы үзләрен кзыксындырган сорауларын бирделәр. Кичәне авылыбызның афган сугышында булган егетләрнең фотоларыннан видио ясалды,шуны карап үттек. “Батырларның даны мәңгелек” дигән китап күргәзмәсе булдырылды