Гомерем минем моңлы бер җыр иде!
#МусаҖәлил - патриот-шагыйрь
15 февраль- халкыбызның герой шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан безнең мәдәният йортында "Җыры белән җиңде дошманны!" дигән интеллектуаль уен кичәсе уздырылды. Анда М.Җәлилнең иҗаты, тормыш юлы буенча сораулар әзерләнгән иде. Китапханәчебез Гузель Газимзянова "Гомерем минем моңлы бер җыр иде!"" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Ул шулай ук язучының әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары белән таныштырды. Кичә бәйге формасында барды. Шунлыктан жюри да сайлап куйган идек. Уенчылар үзләрен бик актив тоттылар, уйлап, төпле һәм дөрес җаваплар бирделәр. Алар, ничә еллар узуга карамастан, үзләренең Муса Җәлилне, аның тормыш юлын, иҗатын әле дә истә тотуларын расладылар.